ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Минзәлә районында спартакиада турында нигезләмә расланды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Ярышлар 9 этапта уздырылачак

ТАССРның 100 еллыгына багышланган Минзәлә районы оешмалары, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында 2020 елгы спартакиада турында нигезләмә формалаштырылган.

- Гыйнвар аеннан июнь аена кадәр волейбло буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар команадалры арасында аерым, чаңыг ярышлары, шахмат, мини-футбол, өстәл теннисы, бадминтон, йөзү, җиңел атлетика буенча ярышлар уздырылачак, - дип хәбәр итә районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллина. - Районның барлык оешма-учреңдениеләре актив катнашыр дигән өметтә калабыз. ҺЯрышларның һәр төрендә җиңүчеләр билгеләнү өстенә, барлык этаплар буенча иң күп балл җыйган командалар аерым бүләкләнәчәк.

Оешма җитәкчесе һәм авыл җирлеге башлыгы катнашкан өчен бонуслы очколар өстәләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International