12-14 февральдә Татарстанда Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Анда ТР предприятиеләреннән һәм Россия төбәкләреннән һәм 300 оешмадан агросәнәгать комплексының 3000 нән артык вәкиле катнашачак.
Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен колачлый: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьләр, үсемлекләрне яклау чаралары һәм ашламалар, культуралар орлыклары, продукцияне эшкәртү, төрү һәм сортларга аеру һ.б.лар.
Күргәзмәгә килүчеләр Идел буе төбәкләреннән фермерлык хуҗалыклары продукциясен ярминкәдә сатып ала алачаклар.