ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елга терлекчелеккә нәтиҗәләр ясадылар: Мамадыш, Саба һәм Кукмара районнары мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру буенча лидерлар булдылар.

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елга терлекчелек тармагына нәтиҗәләр ясалды. Утырыш Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәиселегендә узды.

Чарада терлекчелек буенча консультантлар, муниципаль районнарда авыл зуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең нәсел-селекция хезмәтләре начальниклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы территориясендә мөгезле эре терлекнең баш саны  708,4 мең баш, шул исәптән, сыерлар – 238 мең баш, дуңгызлар – 444,5 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр – 54,9 мең баш, кошлар – 16,8 млн баш, атлар – 19,2 мең баш.

Утырыш барышында лидерлык итхче районнар аталды:  Мамадыш (+4807 баш), Саба (+2001), Кукмара (+1184), Әтнә (+1096), Бөгелмә (+835), Балык Бистәсе (+750), Тукай (+600),Балтач (+594 баш),  Баулы (+329),Тәтеш (+293) районнары. Баш санын киметкән районнарга кисштүләр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International