"ЕДВ 3 300 сум": дөресме яки юкмы

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Пенсионерларга айлык акчалата түләүләр күләме 3 300 сум күләмендә түләнү мөмкинлеге турында мәгълүмат массакүләм таралуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә:

Соңгы араларда санатор-курорт дәваланудан баш тарткан очракта, эшләмәүче пенсионерларның компенсация алу мөмкинлеге турында Интернет челтәрендә мәгълүмат еш чыга башлады.

Авторлар гражданнарны социаль яклау территориаль органнарына  мөрәҗәгать итәргә һәм 3 300 сум күләмендә айлык акчалата түләүне рәсмиләштерергә тәкъдим итәләр.

Шул ук вакытта федераль законнар белән дә, республика законнары белән дә күрсәтелгән чара каралмаган.

Министрлык республика халкын уяу булырга һәм бары тик рәсми мәгълүматлардан гына файдаланырга чакыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International