2019 елның декабреннән Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсына гаризалар кабул ителә башлады.
2020 елның 15 мартына кадәр Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе регионнарында, чит илләрдә беренче сайлап алу турлары (турыдан-туры һәм читтән торып) узачак.
«Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан бирле ел саен үткәрелә. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары белән конкурска ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.
Аның максаты-татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.
Жюри рәисе-ун ел дәвамында Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов.