Бүгенге көндә Апробация кысаларында http://prog.2035.university/ порталында цифрлы икътисад компетенцияләрен формалаштыруга юнәлтелгән белем бирү программаларын теркәү бара.
Шулай ук республика халкыннан http://цифровойсертификат.рф/.сылтама буенча заявкалар кабул ителә.
Апробациянең Татарстан Республикасындагы төбәк операторы тарафыннан "Иннополис Университеты" билгеләнгән.
8 (800) 700-20-35 бушлай номер буенча кайнар элемтә ачылган, "Иннополис Университеты"ның координация үзәге – 8(843)209-95-22.
http://цифровойсертификат.рф/ порталында 2019 елның 30 декабренә кадәр алдан теркәлергә кирәк.
Укулар 2020 елның гыйнвар ае буе барачак. Татарстан республикасы буенча бушлай нигездә 1000 кеше укыячак.