2020 елдан башлап, керемнәре яшәү минимумыннан югары булмаган Татарстан гаиләләре яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары алачак.

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 04.12.2019 елдагы 1100 номерлы карары нигезендә, керемнәре яшәү минимумыннан югары булмаган, яшь балалы, Татарстан Республикасында даими яшәүче гаиләләр бала әйберләре салынган комплектлар белән тәэмин ителәләр.

Шунысын да әйтергә кирәк, комплектка керүче барлык продукция Татарстан Республикасы предприятиеләрендә эшләнгән.

Искәртеп үтик, бүләк комплекты чыккан көнне бала тудыру йорты тарафыннан тапшырыла.  

Бала тудыру йортыннан чыккан көнне комплект тапшырылмаган очракта, гаилә (ата, ана, опекун) бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча, аны яшәү урыны буенча ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International