Татарстан аграрийлары бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама туплау алдында тора.

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышына чәчүлекләрнең бер гектарына минераль ашламаларның гамәлдәге матдәсен кимендә 70 кг күләмендә кертергә тәкъдим итә.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, республикада быелгы чәчүлек мәйданнары 2,8 млн га чамасы тәшкил итә.

2020 елның 1 гыйнварына минераль ашламалар гамәлдәге матдәгә карата исәпләгәндә 46,1 мең тоннадан артык.

Элек хәбәр ителгәнчә, 2020 елда республикада бурыч куелган - үсемлекчелек продукциясен җитештерүне 10% ка арттырырга.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International