Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен 95 яше белән котладылар.

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Иске Матвеевка авылында яшәүче Пудова Тәрҗемә Салаховнаның 95 яшьлек юбилее.

Тыл хезмәтчәнен, хезмәт ветеранын олугъ бәйрәме белән котларга Совет аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина килде. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Айдар Сәлахов исеменнән бүләк тапшырды. 

Эльвира Василовна Тәрҗемә Сәлаховнага озын гомер, үктәренке кәеф, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен теләде.

Юбилярны шулай ук Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Айрат Нуриев котлады. Ул аңа күпъеллык фидакарь хезмәте өчен рәхмәт әйтте, җан тынычылыгы теләде.

Тәрҗемә апа Сәлаховна Бикбау авылында күпбалалы гаиләдә туган. 14 яшеннән колхозда эшли башлаган, тормышның барлык михнәтләрен үз җилкәсендә татыган. Тормыш иптәше белән ике кыз һәм дүрт ул тәрбияләп үстергәннәр.

Күп еллар икмәк пешерүче, аннары Иске Матвеевка май заводында кочегар булып эшләгән. Ул хәзер дә шушы авылда гомер итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International