Никольский кафедраль соборында Раштуа бәйрәме узды

2020 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

Минзәләнең йөзләгән православие дине тарафдарлары бүген Николский кафедраль соборында якты бәйрәм - Раштуа бәйрәме каршы алдылар.

Храм настоятеле Роман Храмутичев прихожаннарга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы котлавын укыды.

Якшәмбе мәктәбенә йөрүче балаларга һәм коррекция интернат-мәктәбе укучыларына бүләкләр өләшенде. Ата-аналар үз чиратында Роман атакайга һәм Светлана Ковалевага балаларга якшәмбе мәктәбендә белем биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International