Имин булмаган метеорологик күренешләр: 2020 елның 3 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә, көндез аерым районнарда аз гына бозлавык.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә аз гына кар. Көндез аз гына кар, юеш кар, аерым районнарда аз гына бозлавык.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән кискен 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -8..-10º, көндез максималь һава температурасы -1..+1º. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән аз гына кар. Көндез аз гына кар, юеш кар, аерым районнарда аз гына бозлавык.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән кискен - 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -6..-11º, көндез максималь һава температурасы -2..+1º. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.