Минзәләдә Яңа ел тамашасы

2020 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

31 декабрьдә, 18 сәгатьтә, шәһәр халкы һәм кунаклар Муса Җәлил исемендәге паркка тамашага җыелдылар.

Бәйрәмгә җыелган халыкны район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев котлады.

Ул минзәләлеләрне Яңа ел белән тәбрикләде, 2020 елның һәркемгә бәхет-шатлык һәм иминлек алып килүен теләде.

Камил Римович шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, Татарстан АССР оешуның 100 еллыгын лаеклы каршы алырга чакырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International