Пенсионерларның "Өченче яшь" Республика Спартакиадасында ел саен катнашучы пенсионер спортчыларга Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт комплексындагы бассейнга түләүсез йөрү өчен абонементлар тапшырылды.
Спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев район данын яклаучы һәр спортчыга рәхмәт белдерде, команда капитаны Фәния Баяновага, спаракиада җиңүчеләре һәм призерларына - Мубаракшин Р.Р., Мусавирова З.Р., Мурзакаева В.И., Гәрәев Х.Г., Нәҗмиеву Р.М., Нәҗмиева Р.Т., Ситдыйков Ф.В., Горбунова Л.А. - абонементлар тапшырды.
"Россия пенсионерлары союзы"ның Минзәлә районында бүлекчәсе рәисе Ганиева Алсу Фатыйховна командага ярдәм иткәннәре, ярышларга әзерләнү өче шартлар тудырганнары өчен яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Фаяз Хизбуллинга һәм "Юбилейный" спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриевка рәхмәт белдерде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/sportsmeny-pensionery-poluchili-abonementy-v-yubileynyy