14 ноябрьдә укучы яшьләр арасында ел ахырына кадәр дәвам итәчәк зур мәгълүмати-аңлату кампаниясенә старт бирелде.
Бөтен ил буйлап мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортларында укучы студентлар өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр уза.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте белгечләре Минзәлә шәһәренең гомуми белем бирү мәктәбендә һәм гимназиядә, барлык урта махсус белем бирү йортларында һәм Коноваловка мәктәбендә пенсия грамоталылыгы дәресләре уздырдылар.
Пенсия фонды хезмәткәләре республиканың барлык районнары укучыларына пенсия хокукларының нинди төшенчә булуын, ничек формалаштырылуын аңлаталар.
Исегезгә төшерәбез, инде берничә ел рәттән укучы яшьләр өчен «Школьникам о пенсии» өйрәтүче интернет-ресурс эшли.