Имин булмаган метеорологик күренешләр:
6 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
төнлә күз күреме 1-2 чакрымга начараю белән буран, төнлә һәм көндез көчле җил 15-20 м/с ( Казанда - 15-18 м/с), бозлавык, юлларда көчле бозлавык (Казанда төнлә).
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама арты буенча:
Болытлы.
Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем. көндез урыны белән аз гына.
Аерым районнарда бозлавык, төнлә буран.
Җил көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, урыны белән кискен 15-20 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -5..-10˚, иртән һәм көндез һава температурасы -1..+2˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.