Юртау авыл җирлегендә Инвалидлар декадасы кысаларында чара узды.

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрь башы традиция буенча Инвалидлар декадасы буларак билгеләнә.

Инвалидлар декадасы кысаларында Юртау авыл җирлегендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бәйрәм чарасы узды. Анда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре һәм иң кадерле кунаклар - балалар катнашты.

Җыелган халыкны җирлек башлыгы Ирек Кадыров сәламләде, һәркемгә сәламәтлек. оптимизм, үз-үзеңә ышанганлык һәм киләчәккә өмет булуын теләде.

Кунаклар өчен концерт программасы оештырылган иде, аннары бергәләшеп чәй эчтеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International