4 декабрьдә "Татарстан Республикасы буенча Федераль янгын хезмәтенең 15 отряды" ФДКУ 122 янгын часте башлыгы В.А.Комаров, башкарма комитет җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе Л.Ф.Исрафилова, Башкарма комитетның административ комиссиясе баш белгече М.Р.Кириченко, Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең полиция өлкән участок уполномоченные, полициянең өлкән лейтенанты Р.Р. Хөҗҗәтов составындагы административ комиссия эше кысаларында Су объектларында кеше тормышын саклау кагыйдәләре бозылуны ачыклау буенча рейд уздырылды.
Кагыйдәләр буенча бозның калынлыгы җиде сантиметрдан да ким булмаганда бозга чыгу тыела.
Әлеге факт ачыкланган очракта, гражданнарга кисәтү һәм 2 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган. Рейд барышында балыкчылар белән бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында профилкатик әңгәмә уздырылды.