Росгвардия хезмәткәре полиция өлкән лейтенанты Григорьев А.В. «Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү темасына профилактик әңгәмә үткәрде. Әлеге очрашуның максаты-балигъ булмаганнарның хокук бозуларын, экстремистлык эшчәнлеген кисәтү һәм булдырмау, яшьләр арасында радикаль идеяләрнең таралуын булдырмау.
Росгвардеец аңлатканча, бүген яшьләр экстремизмы җәмгыятьтә гамәлдә булган тәртип кагыйдәләрен, законга, хокукка каршы формаль булмаган яшьләр берләшмәләре барлыкка килүне кимсетүдә чагыла, аларны, нигездә, социаль челтәрләр аша тараталар. Чара ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.
Хокук сакчысы балаларга укуларында уңышлар теләде, шулай ук уяу һәм игътибарлы булырга киңәш итте. Социаль челтәрләрдә аралашканда үз битләрендә нәфрәт, яки башка кешеләргә карата дошманлык уятырга сәләтле материалларны урнаштырмаска, шулай ук экстремистлар һәм террорчылар гамәлләрен аклаган комментарийларны калдырмаска дип киңәш бирде. Чарада 15 бала катнашты.