АгроСемЭксперт аграрийларга орлыклар сатып алу өчен кулай партия табарга яки аларны кайтару буенча үз тәкъдимнәрен урнаштырырга ярдәм итәчәк.

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Бу турыда Премьер-министр - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Хөкүмәт йортында узган утырышта хәбәр итте. 

Видеоконференция элемтәсе режимында барлык муниципаль районнар белән утырышны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстанды орлыкчылык торышы турында хәбәр итеп, Марат Җәббаров республикада сыйфатсыз орлыклар әйләнешен булдырмау максатларында, грунт контроле оештырылуы хакында хәбәр итте.  Сатуга әзерләнгән орлыкларның һәр партиясеннән Россельхозүзәк белгечләре пробалар ала (алар дәүләт сортлы кишәрлекләрендә чәчелә). Эксперт комиссиясе чәчүлекләрнең сортлы сыйфатын билгели, орлыклар стандартка туры килмәгән очракта, аларны түбән репродукциягә күчерәләр яки орлыклар партиясе тулысынча яраксызга чыгарыла.

«Контрольнең мондый формасы базардан намуссыз тәэмин итүчеләрне кысрыклап чыгарырга, шулай ук үзенең сыйфатлы орлыклары белән Россия базарына ышанычлырак чыгу мөмкинлеге бирә", - дип аңлатты министр.

Агымдагы елда орлыкларның 404 партиясе грунт контролен узган, аларның 11%ы сыйфатка таләпләргә тәңгәл килми һәм орлыкларның бу партиясе сатуга китмәячәк. 2018 елда анды тикшерү нәтиҗәләре буенча орлыкларның 406 партиясенең 7,9%ы яраксызга чыгарылды.

Администратор телефоны +79274027943.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International