"Юность" боз сараенда Минзәлә муниципаль районының "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар һәм үсмерләр өчен "Игелекле боз" спорт эстафетасы узды.
Инвалидлар декадасы кысаларында әлеге чара "Юность" боз сарае җитәкчелеге тарафыннан инклюзив аралашу аша балаларга уңышлы социаль адаптация һәм интеграция максатыннан оештырылды.
Ярышларда 3 команда, барлыгы 18 бала катнашты: «Стрела», «Комета», «Молния». Һәр командага "Лачыннар" җирле командасының хоккейчылары беркетелде. Яшь спортчылар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә чара барышында ярдәм күрсәттеләр.