Бүген район Башкарма комитеты Җитәкчесе Камил Нәҗмиев шәһәр оешмалары, урчеңениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды.
Утырыш котлаулардан һәм бүләкләүләрдән башланды:
Минзәлә «Гимназия» МББУ Мәгариф һәм фән министрлыгының "Сәйяр" балалар һәм яшьләр республика фестиваленең I дәрәҗәле Дипломы белән бүләкләнде:
"Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге" ДАУСХ"нең "Яңа туган баладан баш тартуларны кисәтү" проекты Россия Федерациясенең "Вектор "Детство-2019" 100 иң яхшы төбәк проектлары конкурсында;
Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Татэнергосбыт БХҮ" ҖЧҖнең участок җитәкчесе Рамил Шәйсуваров Минзәлә муниципаль районы Башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Яр чаллының УПФР ДУ Минзәлә районында клиентлар хезмәте (районара) җитәкчесе Алсу Ганиева Клиентлар хезмәте эшчәнлеге турында сөйләде.
Утырышта район өчен мөһим булган мәсьәләләр каралды. Җаваплы затларга барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирелде, аларның үтәлү сроклары күрсәтелде.