2019 елның ноябрендә Татарстан АССРның оешуына 100 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының социаль хезмәтләр алучы балалар арасында балаларның һәм үсмерләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм туган як турында белемнәрен системалаштыру максатларында, "Ватаным - Татарстан" исемле рәсем конкурсы уздырылды.
Конкурсның оештыру комитетына 285 балалар рәсеме кергән, шуларның бишесе - Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгеннән. Конкурс нәтиҗәләре буенча Аделина Бадьина "Киләчәк шәһәре" номинациясендә III урынга чыкты.
