Арча педагогия көллиятендә ТР һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында "Татар кызы" республика конкурсы узды. Анда Минзәлә педагогия көллияте студенты Зәһинә Рахманова 1 урынга чыкты.
Әлеге конкурска барлыгы 36 һөнәри белем оешмасы заявка биргән, әмма катнашучыларны заманчалык, традицияләрне белүдә, интеллектуаль конкурста сынаганнан соң, жюри барлыгы 10 катнашучыны сайлап алды.
Финалга чыгучылар тара милли кухнясы турында белемнәрен күрсәттеләр, татар кызы образын күрсәтү максатыннан, алдан әзерләнмичә оештыручы биргән темага сәнгать әсәрләре фргаментларын күрсәттеләр.
Жюри Минзәләдән килгән катнашучының әзерлеген югары бәяләде, аның сәләтен һәм табигый матурлыгын, эчке дөньясының байлыгын, татар кызының иң яхшы сыйфатларының күп булуын югары бәяләде.