3 декабрьдә, 8.00-12.00 сәгатьләрдә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекнең кадастр бәясе һәм аны дәгъвалау белән бәйле мәсьәләләр буенча кайнар телефон элемтәсен уздырачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына кадастр бәясен уздырмый, ә кадастр бәясе турында мәгълүматны саклаучы булып кына тора. Теләгән һәркем
аны Росреестр сайтында - rosreestr.ru. белән ала.
Казанда яшәүчеләргә (843)255-25-71 телефоны аша күчемсез милекнең кадастр бәясе бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова җавап бирәчәк.
Шалтыратыгыз һәм үз сорауларыгызны бирегез.