Тернәкләндерү үзәгендә "Балалар китабы көне"

2019 елның 29 ноябре, җомга

Безнең һәрберебез җәмгыять өчен китапларның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлый. Гасырлар аша алар кешеләр тарихын, өйрәнүләрен, тәҗрибәләрен, хис-тойгыларын, уй-фикерләрәрен тапшыралар. Балалар китабы -  белемгә салынган беренче күпер. Ул балага әйләнә-тирә дөньяга ишек ачарга булыша, төп күнекмәләр һәм төшенчәләр бирә, туганнарын һәм якыннарын яратырга өйрәтә, үз халкының традицияләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыра.

Минзәлә муниципаль районының "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә "Балалар китабы көне"узды. Төркемнәрдә «Яраткан китапларым», «Безнең яраткан әкиятләребез» дигән күргәзмәләр оештырылды. Төркем тәрбиячеләре балалар белән бергә «Китап табибы» дигән остаханә оештырдылар, анда балалар тәрбияче белән берлектә эшләп, тышлыкларны тәртипкә китерделәр, китапка сакчыл караш турында сөйләштеләр. Шулай ук балалар «Әкиятләргә сәяхәт» викторинасында катнаштылар, китап өчен закладкалар әзерләделәр. Балалар китабы көне балаларда яхшы тәэсирләр калдырды, уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International