ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәрлеләрне авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2019 елның 29 ноябре, җомга

Шимбә көнне, 30 ноябрьдә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә ("Яңа Тура" сәүдә-чрминкә комплексы) кулай бәядән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. 

Шәһәрлеләр ит, колбаса продукциясе, сөт, сыр. май. бал, шикәр, ярмалар һәм башка фермерлык продукциясен кулай бәядән сатып алырга чакыра. 

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре традиция буенча шәһәрлеләр, аеруча өлкәннәр арасында популярлык казанды.

Ассортимент төрле мәйданчыкларда үзенчәлекләргә ия, кулланучыларның ихтыяҗын исәпкә алып төзелгән.

(843) 221-76-23, 221-76-24 "Кайнар элемтә" телефоннары буенча ярминкәләрнең уздырылу адресларын. продукция ассортиментын белергә, теләкләр калдырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International