"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2019 елның 29 ноябре, җомга

Ата-аналар белән балаларның бергәләп иҗади эш белән шөгылләнүе мөнәсәбәтләр арасында ышаныч тудыра. Өстәвенә, балаларның сыйфатларын тәрбияләүгә уңай тәэсир ясый. Бергәләп эшләүнең бер мисалы булып рәсем ясау тора.  29 ноябрь көнне «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә әлеге темага кагылышлы чара узды. Белгеч ярдәмендә әни һәм кыз рәсем ясау техникасында «Мәхәббәт агачы» диптих ясадылар.

-Рәсем ясау техникасы, әни белән бала арасында теге яки бу сәбәпләр аркасында ачылып бетмәгән хисләрнең байлыгын күрсәтә. Шулай ук бергәләп рәсем ясаганда  аларның никадәр ачык һәм якын мөнәсәбәттә булуын ачыкларга була,- дип сөйли Светлана Зайнуллина, социаль эш буенча белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International