"Кадрлар резервы" Республика проектының заявка кампаниясе старты турында

2019 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы 2009 елдан бирле "Татарстан Республикасының иҗади эшләүче яшьләре академиясе" Төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Кадрлар резервы" Республика яшьләр проектын уздыра (алга таба - Проект).

Ел саен Проектта 16-30 яшьлек Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче төрле социаль-демографик төркем вәкилләре катнаша.

Проектны гамәлгә ашырган 10 ел эчендә 12500 кеше катнашты. Барлыгы 2100 кеше укытылды. шулар арасыннан 200 дән артык "резервист" Татарстан Республикасының дәүләт һәм хакимият органнарына эшкә чакырылды. 260 тан артык катнашучы һәм финалга чыгучы сәнәгать һәм коммерция секторы предприятиеләренә эшкә урнаштырылды.  60 тан артык проект тормышка ашырылды, 2320 социаль акция тормышка ашырылды.

Сайлап алу этабында катнашу өчен заявкалар кабул итү 20 декабрьгә кадәр Проектның электрон сайтында кабул ителә

 http://rezervrt.ru/.

Контакт зат – Егоров Андрей Николаевич, тел. +7(927)444-91-56, электрон адрес: rezervrt@gmail.com.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International