Мамадышта юлларда иминлек кагыйдәләренә балаларны өйрәтү технологиясен өйрәнделәр.

2019 елның 29 ноябре, җомга

Мамадыш шәһәрендә "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда иминлек кагыйдәләренә өйрәтү белем бирүнең заманча технологияләре" зональ семинар-практикум узды.

Семинарны оештыручылар -  Яр Чаллының Мамадыш районы буенча "ЮХИ" профилактика бүлекчәсе, "Мамадыш муниципаль районының мәгариф бүлеге" МКУ, Мамадышның 4 санлы "Әкият" балалар бакчасы.

Семинарда көн бик күңелле, файдалы узды.

Мамадыш районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Руслан Харисов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габрахмановларның сәламләвеннән соң, "Әкият" балалар бакчасының Яшь юл хәрәкәте инспекторының агитбригада балалары чыгыш ясады.

Минзәлә шәһәрен Минзәлә районында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ бүлекчәсе начальнигы, "Таңкай" 5 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Светлана Владимировна Мухамедярова, Елена Юрьевна Арзамасова (җитәкчесе З.Ш.Фәйзуллина), "Чишмә" 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Фәнилевна (җитәкчесе С.Н.Киреева).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International