Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм абруен арттыру һәм югары нәтиҗәле эшне стимуллаштыру максатларында, "Татарстан Республикасы агорсәнәгать комплексының "Иң яхшы комбайнчысы" республика конкурсын уздыру игълан ителгән иде.
Премия алу өчен барлык хуҗалык комбайнчылары да үзара ярышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча республика комиссиясе районда 18 комбайнчыны сайлап алды.
60 мең сум күләмендә Республика премиясенә ия булучылар: Рәзил Гобәйдуллин ("Рус" ҖЧҖ), Марсель Миңнемөхәммәтов, Илсур Гайфиев. Фәвәдис Салихов, Илнар Билалов, Илдар Сабитов (бишесе дә "Мензелинские зори" агрофирмасыннан), Андрей Кауров, Зиннур Гыйльфанов, Илгизәр Ярмиев, Индус Ярмиев, Айрат Мөбәрәкшин (бишесе дә "Калморза" хуҗалыгыннан). Шулай ук икмәк суктыруда 35 мең сум премиягә лаек булдылар: Айдар Насыйров, Юрий Колпаков, Дамир Гардисламов (өчесе дә «Калморза» хуҗалыгыннан), Николай Бубеков, Андрей Прокофьев (икесе дә «Мензелинские зори» агрофирмасыннан), Динар Ахунов («Рус» ҖЧҖ), Денис Петров («Август-Муслюмово» ҖЧҖ Минзәлә бүлекчәсе).
http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/luchshie-kombaynery-menzelinskogo-rayona-udostoilis-premii