"Татарстан Республикасы Беренче курс студенты" студентларның иҗат республика фестивале

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасы Беренче курс студенты" студентларның иҗат республика фестивале Яр Чаллы агломерациясенә керүче (Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Зәй) шәһәрләрнең югары белем мәгариф оешмалары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 1 курс студентлары арасында уздырыла торган студентларның иҗади фестивале булып тора.

Фестивальнең максаты сәләтле студент яшьләрне ачыклау һәм иҗади потенциалны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру.

18 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студентлары фестивальнең зона этабында катнашты. Беренче курс студентлары Валерия Рабаданова һәм Кристина Сафиуллина "Вокал" номинациясендә чыгыш ясады.

  Ильвина Фарисова – «Нәфис сүз» номинациясендә.  Фестиваль нигезләмәсе буенча, анда өлкән курс студентлары да катнаша ала. Шуның өчен көллият студентлары барлык номинацияләрдә диярлек чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International