27-30 ноябрь көннәрендә Казанда яшьләр үзидарә органнарының "Илебезнең яшьләр такымы" III Бөтенроссия форумы узачак. Форумда бөтен Россиядән - 72 төбәктән яшьләр парламентлары һәм яшьләр хөкүмәтенең 300 яшьләр үзидарә органнары вәкилләре катнаша.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина форумның эксперты буларак чыгыш ясады:
«Татарстан Республикасыннан сайланган Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты буларак, сезне Татарстан җирендә сәламләвемә чиксез шатмын, безнең кунакчыллыгыбыз форумны оештыручылар алдында торган бурычларныгамәлгә ашырырга ярдәм итеп кенә калмыйча. сезгә Татарстанга, безнең мәдәниятыбызга, милли ризыкларыбызга һәм туган җиремдә яшәүче шат халыкка гашыйк булырга ярдәм итәчәгенә ышанам".