Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә "Яшь буын лидерлары" яшьләр форумы узды.
Педагогия көллиятенең актлар залында районның иң актив, инициативалы, идеяле, егәрле яшьләре - студентлар җыелган иде. Туган җиребезнең киләчәген үз кулларына алачак егетләр һәм кызлар үз сәләтләрен күрсәттеләр, лидерлыкларын дәлилләделәр, үз уку йортлары данын якладылар, шулай ук алар җаваплы затларга турыдан-туры сорау бирә алдылар.