Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: авыл хуҗалыгында илкүләм проектлар кооперация үсешенә юнәлтелгән.

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрьдә ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет утырышы узды, анда парламентарийлар агымдагы елның III кварталына "2013-2022 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын җайга салу һәм авыл хуҗалыгын үстерү" дәүләт программасы үтәлеше нәтиҗәләрен карадылар.

Дәүләт программасының үтәлеше нәтиҗәләре буенча доклад белән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлемк министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады.

Агымдагы елның 9 ае эчендә АПК үсешенә 9,9 млрд сум җибәрелгән, шуларның 3 млрд сумы - федераль бюджеттан. Гыйнвар-сентябрь айларында республиканың барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукция күләме 190,7 млрд сум тәшкил итте.

Агымдагы елның 10 ае эчендә КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар 598 мең тонна сөт җҗитештергән, шул исәптән. КФХ - 145,5 мең тонна, тере авырлыкта 87,7 мең тонна терлек һәм кош сатылган, 308 млн данә йомырка җитештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International