Татарстан Росреестры җитәкчесе гражданнарны кабул итте.

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул ителүгә 7 гражданин мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да теге яки бу проблемалы ситуацияне хәл итү өчен практик рекомендацияләр бирелде.

Җентекләбрәк өйрәнү таләп иткән кайбер мәсьәләләр җитәкче тарафыннан контрольгә алынды, ә гражданнар кабаттан кабул ителүгә чакырылды.

Телгән һәркем тәүлек буе эшли торган номер буенча колл-үзәккә мөрәҗәгать итә ала  8 800 -100 -34-34.

Болардан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү мөмкинлеге тудырыла.

Адресы - Казан шәһәре, Авангардная ур., 74, сишәмбе көннәрендә 8-12 сәгатьләрдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International