Гаиләдә балигъ булмаган балаларга явызларча мөнәсәбәтне булдырмау буенча "Балачак сак астында" программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы уен тренингы уздырды.
Чара социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балаларга ориентлашкан.
Тренингның төп максаты – үсмерләрнең адаптацияләшү мөмкинлекләрен киңәйтү.
"Баланы үз ачуын, ярсуын качырып калырга түгел, ә контрольдә тотарга өйрәтү, үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга, башка кешеләрнең мәнфәгатьләрен кысмыйча. аларга зыян салмыйча үзен социаль кулай ысул белән яклау мөһим", - дип үз фикере белән бүлеште Марина Гатина.