“Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу!”

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

22 ноябрь көнне “Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә, тәрбияче Гөлназ Биктаһирова тарафыннан  “Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу!” исеме астында интеллектуаль уен оештырылды. Чараның  төп максаты балалар арасында әлеге проблеманың әһәмиятен үстерү һәм  аларның мөнәсәбәтен ачыклау иде.

Кереш әңгәмәдә Гөлназ Азат кызы балаларга кешеләрнең ни өчен тәмәке тартуын, әлеге начар гадәтнең кеше организмына салган зыянын һәм нәтиҗәдә якын кешеләрнең мөнәсәбәтләре бозылуын сөйләде. Чара барышында балаларга викторина сораулары бирелде, сораулардан чыгып алар фикер алыштылар  һәм уртак нәтиҗәгә килә алдылар. Үзеңнең буш вакытыңны актив уздыру, спорт, бию белән шөгыльләнү тәмәке тартуга альтернатив шөгыль дигән фикердә  плакат – коллаж ясап, балалар чараны йомгакладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International