Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте хәбәр итә

2019 елның 23 ноябре, шимбә

22 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студентлары командасы Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы оештырган, Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында Татарстан Республикасының 30 еллыгына, ТАССРның оешуына 100 ел тулуга багышланган "Киләчәккә йөз тотып" Республика тарихи-әдәби конкурсында катнашты.

Читтән торып катнашу этабы - "Татарстан - минем кече Ватаным" темасына видеопроектлар конкурсы видеопроект формасында узды, аның барышында көллият командасы иҗади эш тәкъдим итте.

Илназ Кадыйров, Илнар Мирзаянов һәм Данил Гозәеров составындагы команда барлык биремнәрне уңышлы үтәп, "Киләчәккә йөз тотып" Республика тарихи-әдәби конкурсында  җиңүче булдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International