Татарстанда уҗым культураларын чәчү оптималь срокларда уздырылган. Чәчүлекләрнең 80%ы яхшы хәлдә.
Бу турыда Татарстан Хөкүмәт йортында узган утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, республикада 2020 ел уңышына уҗым кулҗтуралары 494 мең гектарда чәчелгән, шул исәптән, бодай - 370 мең.га (74%), көзге арыш – 121 мең.га (24%).