Ел саен 17 ноябрьдә уздырыла торган Халыкара студентлар көнен Россия студентлары традиция буенча уздыра торган Татьяна көне белән бутарга ярамый.
Бу бәйрәм барлык уку йортларының һәм факультетларның берләшү һәм бердәмлеге көне. Яшҗек, романтика һәм күңел ачу белән ассоцияцияләнә.
Студент еллар һәр кеше тормышында әһәмиятле роль уйный. Бу хакыйкать эзләү, иҗат итү, камиллеккә омтылу, шәхес буларак формалашу еллары.
15 ноябрьдә көллиятнең актлар залында "Минзәлә педагогия көллиятендә студент көне" бәйрәм итеп уздырылды.
1 курс студентлары студент тормышыннан күңелле тамашалар күрсәттеләр, 2 курс студентларының кызыклы номерлары, уеннар һәм кзыклы викториналар бәйрәмне тагын да күңелле итте.
«ProGentCrew» бию коллективы чыгышы студентлар һәм укытучылар өчен бүләк булды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды..