Театрда сезон ачылу - һәрчак тантаналы, дулкынландыргыч һәм көтеп алынган вакыйга. Бу юлы да ул шыгрым тулы залда узды.
Сезон ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев катнашты. ул үз чыгышында театр коллективын һәм тамашачыны театрның 84 нче сезоны ачылу белән тәбрикләде:
-Минзәләбезнең үз театры, танылган артистлары бар, без моның белән бик бәхетле. 2019 ел Россиядә Театр елы буларак билгеләп үтелә Безнең театр өчен ел бик уңышлы булды - артистлар Казахстанда һәм Россия төбәкләрендә, Мәскәүдә, Волгоградта, Махачкалада чыгыш ясадылар. Театрыбызның киләчәге бар, чөнки бирегә яшьләр килә. Димәк. театр яши. иҗат итә. Яңа сезонда да тамашачыны яңа премералар белән сөендерегез.
Россиядә Театр елы игълан ителүгә бәйле рәвештә, театр директоры Роберт Шәймарданов тәкъдиме буенча районда балалар бакчалары, мәктәпләр, урта махсус уку йортлары. авылларның үзешчән артистлары катнашында театр фестивале узды.
Тетар директоры Роберт Шәймәрданов ирешелгән уңышлар һәм киләчәккә планнар турында бәян итте:
-Сезон ачылгач, премералар булачак, алар сезгә ошар дип ышанасы килә. Кечкенә генә Минзәлә шәһәре театры үзен Россиянең төрле шәһәрләрендә танытты. "Бердәм Россия" сәяси партиясе ярдәме белән без күп спектакльләр чыгардык. машина сатып алдык, матди-техник базаны ныгыттык.
Татарстанның 100 еллыгына "Казан сөлгесе" спектаклен куярга әзерләнәбез.
Тантанада узган сезонга нәтиҗәләр ясалды.