"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2019 елның 11 октябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада ахырында һәм "Өлкән буын" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар.

Бу очрашуга балалар һәм өлкәннәр алдан әзерләнде. Тәрбияче Алена Макарова җитәкчелегендә малайлар һәм кызлар открыткалар әзерләде, шигырьләр, җырлар өйрәнде. Ике - яшь һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган буынны берләштерергә күңел ачу-спорт чарасы ярдәм итте.  Аны үзәкнең социаль педагогы Илсинә Нуриева оештырды. Уеннар, конкурслар һәркемнең кәефен күтәрде.

Әби-бабайларның оныларын урамга чыгарга киендерүе дә бик кызыклы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International