9 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Коммерциягә бәйле булмаган "Игелек маршруты" тарафыннан "Чиксез талантлар" II Республика яшьләр фестивале игълан ителгән иде.
Минзәлә районыннан Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ярдәме белән Балалар иҗат йорты педагогы Гилазиев Алмаз Азат улы фестивальдә катнашырга алынды.
Алмаз Азат улы «IT – и нтеллектуалы» номинациясендә "Робототехника - чиксез перспективалы" эше белән катнашып, җиңү яулады.
10 октябрьдә Балалар иҗат йортында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталья Елхова тантаналы төстә диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. һөнәри уңышлар теләде.