"Алтын көз-2019" авыл хуҗалыгы күргәзмәсе Мәскәүдә старт алды.

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

"Алтын көз-2019" Россия авыл хуҗалыгы күргәзмәсе Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә 21 нче тапкыр үз эшен башлап җибәрде. "Алтын көз" күргәзмәсе кысаларында I Халыкара агросәнәгать форумының пленар утырышы узды.

 

Форум утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Хисаметдинов Алмаз Гаптрауф улы, дәвалау-профилактик чаралар бүлеге начальнигы Латыйпов Солтан Сәлим улы, Минзәлә район ветеринария берләшмәсе начальнигы Гафуров Артур Илдус улы, Ютазы район ветеринария берләшмәсе начальнигы Мишурняев Евгений Владимирович һәм Түбән Кама ветеринария берләшмәсе начальнигы Әгълиуллин Илназ Кәрим улы катнашты.

Күргәзмә 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International