Безнең тормыш нәрсә ул? Ул кешегә ни өчен һәм бер генә тапкыр бирелгән? Кичә, 9 октябрьдә көллият студентлары һәм укучылар бу сорауга җавап эзләделәр.
Һәркем тормышны үзенчә аңлый, шуңа да без төрле. Кешенең иң мөһим максаты - мохтаҗларга ярдәм итү, әйләнә-тирәдәгеләргә игелек кылу. Тормыш бер генә тапкыр бирелә, һәм аны намус белән, үзең турында гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләр турында да уйлап яшәргә кирәк.