9 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте каршында эшләүче "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар академиясе"ндә тәрбияләнүчеләр өчен чираттагы уку елы башланды.
Һәрвакыттагыча, академиядә уку елы Белемә бәйрәменнән башланды. Яраткан әкият геройлары балалар белән уеннар һәм эстафеталар оештырдылар. Бәйрәм күңелле флешмоб белән тәмамланды.