Минзәлә педагогия көллиятендә терроризмга каршы тору темасына конференция узды.

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрьдә педкөллияттә ТР Минзәлә муниципаль районының һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында Минзәлә муниципаль район башлыгы ярдәмчесе, терроризмга каршы комиссия сәркатибе М.О.Токарев һәм полиция майоры И.А.Каримов катнашында "Дәүләт үсешенең заманча этабында терроримзга һәм экстремизмга каршы тору: проблемалар һәм казанышлар" муниципаль фәнни-практик конференциясе узды.

Очрашу барышында әлеге темага студентлар доклады тыңланды, шулай ук әлеге темага фикер алышулар булды.

Конференциядә шулай ук мөгаллимнәр Е.В.Шумилова, А.З.Гарифҗанов катнашты.

Барлык чыгыш ясаучыларга да сертификатлар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International