Дәүләт Думасында Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет утырыш узды. Анда Россия Федерациясенең Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашу булды.
Министр Россиянең социаль-икътисадый үсешенә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, өч еллык чорга бюджетның аерым параметрларына фаразлар турында доклад белән чыгыш ясады, шулай ук депутатларның сорауларына җавап бирде.
Дәүләт Думасы депутаты, Комитет рәисе урынбасары, моношәһәрләрнең тотрыклы үсеше буенча Эксперт советы рәисе Әлфия Когогина комментарий бирде:
«Минемчә, Комитет һәм Россиянең әйдәп баручы министрлары дәрәҗәсендәге мондый очрашулар ил үсешенең мөһим юнәлешләре буенча эшне координацияләүгә ярдәм итүче яхшы практика булып тора. Аерым алганда, мине төбәк икътисады һәм моношәһәрләр проблемалары кызыксындырды. Максим Станиславович белән якын араларга бурычлар һәм алга таба бергәләп эшләү турында килешендек".