Марат Җаббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Халыкара форум эшендә катнаша.

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Илебездә авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, хакимият Россиядә агросәнәгат комплексына ярдәм итүне дәвам итәчәк. Моның өчен күп нәрсә эшләргә кирәк, - диде РФ пермьер-министры Дмитрий Медведев "Алтын көз" күргәзмәсен ачу тантанасында.

"Сүз дә юк, без агросәнәгать комплексына алга таба да ярдәм итәчәкбез, өстәвенә, илебездә авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, күп нәрсә эшләргә кирәк", - диде ул.

 

Исегезгә төшерәбез, бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - ТР Премьер-министры Марат Җәббаров җитәкчелегндәге Татарстан Республикасы делегациясе  "Алтын көз-2019" Халыкара агросәнәгать форумы эшендә катнаша.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International