Әлфия Когогина: Закон проекты хәйриячелек эшчәнлегенең үтәкүренмәлелеген һәм гражданнарның аңа ышанычын арттыруга юнәлтелгән.

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы хәйрия акчаларын җыю тәртибен билгеләүче закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Аерым алганда, коммерциягә бәйле булмаган оешмалар чараларның җыелу максаты һәм кая җибәрелүе турында мәгълүматны интернетта урнаштырырга тиеш булалар. 

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

"Бар кеше дә башкаларга ярдәм итәргә һәм шул ук вакытта тапшырылган акчаларының адресатка барып җитүен тели. Җәмгыятьнең хәйриячелек эшчәнлеген тәртипкә салуга ихтыяҗы барлыкка килде".

Закон проекты хәйрия акчаларын җыю өчен күчмә һәм стационар тартмалар төшенчәсен һәм төрләрен ныгытачак, шулай ук аларны урнаштыруга һәм файдалануга хокукый нигезләрне билгели.

Мондый тартмаларны коммерциягә бәйле булмаган оешмалар гына урнаштыра алачак, аларның оештыру документлары хәйриячелек эшчәнлеген күздә тота. 

Кабул ителгән очракта, канун 2020 елның 1 гыйнварында көченә керәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International